“Гаилә” паркында балалар өчен уен программасы, викторина һәм асфальтта рәсем конкурсы үткәрелде

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Паркларда һәм скверларда җәйге каникуллар вакытында балалар өчен уен программалары үткәрү матур традициягә әйләнде.

4 август көнне «Гаилә» паркында балалар өчен уен программасы, викторина һәм асфальтта рәсем конкурсы уздырылды.

Малайлар һәм кызлар ике командага - «Забияки» һәм «Дракоши» командаларына бүленде. Бу юлы балаларга совет чоры уеннарында уйнарга тәкъдим ителде, чөнки бу уеннарны кайчандыр аларның әбиләре һәм бабалары уйнаган. Шулай ук балаларга балаларга асфальтта, төсле акбур белән «Ютазы районына 30 ел» дигән темага рәсем ясарга тәкъдим ителде.

Чараны дәртле, ритмик көйләр бизәде,  очрашу дәвамында музыка яңгырап торды. Паркта көлү авазлары яңгырап торды, һәркемнең кәефе күтәренке булды.

https://vk.com/mbu_rdk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International