11 август - Халыкара сәламәт йөрәк көне

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Бүген бөтен дөньяда Халыкара сәламәт йөрәк көне билгеләп үтелә. Аны үткәрү максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләрдән баш тарту һәм үз сәламәтлегеңә карата игътибарлырак мөнәсәбәт булдыру.

 

Урыссу район үзәк хастаханәсенең статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, район сәламәтлек саклау оешмасында йөрәк-кан тамырлары авырулары белән диспансер исәбендә барлыгы 3231 кеше тора. Аларның 2349 ы - пенсия яшендәге кешеләр.

 

Йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсешенә йогынты ясаучы куркыныч факторлар булып тора:

• тәмәке тарту;

• чиктән тыш алкоголь куллану;

* холестерин дәрәҗәсе артуы;

•  диабет авыруы;

• 140/90нан югарырак булган артериаль кан басымы;

* физик активлыкның түбән булуы;

• симерү;

• даими эмоциональ стресс.

 

Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары килеп чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән берничә тәкъдим бар:

* тоз куллануны киметергә кирәк (көнгә 5 граммнан кимрәк дәрәҗәгә кадәр);

* рационда җиләк-җимеш һәм яшелчә өлешләрен арттырырга;

* даими рәвештә физик активлык белән шөгыльләнергә;

• тәмәке һәм алкоголь кулланудан баш тартырга;

• составында туклыклы майлар күп булган азык-төлек продуктларын куллануны чикләргә, трансжирларны бөтенләй кулланмаска;

• артериаль кан басымын контрольдә тотарга.

 

Исегездә тотыгыз, файдалы гадәтләр сезнең йөрәк сәламәтлеген озак еллар дәвамында саклап калырга  сәләтле.

 

https://vk.com/urussucrb

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International