Сайлаулар дәвам итә. Урал авылының ихтирамга лаек гаиләләреннән берсе булган Гөлнәзирә һәм Фәнис Шәфыйковлар бүген сайлау участогында үз тавышларын бирде. Шәфыйковлар Урал авылына 90 нчы елда күченеп килгән. Гөлнәзирә апа фермада бозаулар караган, сыер сауган, Фәнис абый шофер булып эшләгән. Илле елга якын бергә гомер итәләр. "Сайлауны бер дә калдырган юк. Иң мөһиме, еллар тыныч булсын, пенсияләрне биреп торсыннар", - диләр алар бер тавыштан.
Источник: газета "Ютазинская новь"
#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума