Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Татар ашлары үзенчәлекле һәм тәмле
2013 елның 24 мае, җомга
Үткән атнада “Мега” кухнясында Татар кухнясы көне үткәрелде.
“Акция республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылды, ул “Татарстан Республикасында 2013-2015 елларда сәүдәне, җәмәгать туклануын һәм көнкүреш хезмәтен күрсәтүне үстерү” озак вакытлы максатлы программасы кысаларында үткәрелә, - дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зәрия Сәетгалина. - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли кухнясы көннәре җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, мәдәни традицияләрне саклау, республикада яшәүче төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны ныгыту, аларның үзенчәлекле кухняларын популярлаштыру максатында үткәрелә. Безнең районда мондый акция беренче тапкыр уздырыла. Кызганыч, анда бер генә коллектив катнашырга карар итте”.
“Мега” кафесена тәкъдим ителгән продукция үзләренең кулинария цехында җитештерелә. Ул төрле сату нокталарында куела. Цехта пешерелгән камыр азыкларын “Экономная авоська” кибетләр челтәрендә сатып алырга була. Аны “Мега” белән бергә шәхси эшмәкәр Андрей Смоленцев тота. Шулай ук бу камыр ашларын бистәнең һәм күрше шәһәрләрнең кибет киштәләрендә табарга мөмкин. Бу җитештерү төре эшмәкәргә җиңел бирелми. “Тикшерүләр генә ни тора! Узган елда, мәсәлән, алар белән безгә төрле инстанцияләрдән 12 тапкыр килделәр”, - дип зарланды ул.
Кафе һәм кулинария цехы белән Сәвия Ибраһимова мөдирлек итә. Ул җитәкчелек иткән коллектив ун кешедән тора. Аның эшендә иң төп терәге – ул пешекче Гөлфинә Урманова, тантаналар алып баручы Нелли Плеханова, Сәвиянең үз кызлары – официантлар Алина һәм Эльвира һәм пешекче-практикант, 22 санлы Октябрьский шәһәре лицее чыгарылышчысы Гүзәл Хәкимова. “Ул, сүз уңаенда, башка элекке практикантларыбыз кебек бездә эшләргә калырга җыена”, - дип ассызыклады мөдир.
Кулинария цехында җитештерелгән барлык продукция сертификатлы, ә бу, аның сыйфаты өчен борчылырга кирәк түгел дигән сүз. Моңа дегустациядә катнашкан барлык кешеләр ышана алды. Аларга татар бәйрәмнәрендә традицион булган токмачлы аштан башлап барысы да яраткан татлы десерт – баллы бавырсакка кадәр, уннан артык ашамлык татып карарга мөмкинлек туды. Җәмәгатьчелек вәкилләре – район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова һәм инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе Нина Кукушкинаның фикерләре буенча, барлык тәкъдим ителгән ризыклар бик тәмле иде. Аеруча бәя бирүчеләрне камыр ашлары сокландырды. Камырның уңганлыгы турында дәвамлы әңгәмә дә кордылар әле. Ашамлыкларны дегустациягә чакырылган мөселманнар да мактады.
Кунакларны “Мега” осталары үз ашлары белән генә сокландырып калмады. Зал почмакларының берсе узган дәверләр крестьяннары көнкүреше экспонатлары белән бизәлгән иде. Алып баручылардан кунаклар татар ашлары, аларның үзенчәлекләре турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Алар үз программаларына “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле чыгышын да керткәннәр. Кыскасы, әлеге чара – “беренче коймак” булса да, төерле түгел иде.
Татар кухнясының кыскача тарихы
Борынгы татарлар күчмә тормыш алып барган. Алар гаиләләре һәм кирәк-яраклары белән далалардан далаларга күченеп йөргән. Аңлашыла ки, мондый шартларда ризыкны төрләндереп булмаган. Аның туклыклы, энергетик кыйммәте югары булуы таләп ителгән. Татарларның төп ашы – ит, әлбәттә, бу алар белән “күчеп йөрүче” азык булган. Аеруча елкы һәм сарык ите киң таралган. Сыер итен татарлар сирәк кулланган. Дуңгыз ите турында сөйләп тә торасы түгел. Хәер шул ук елкы һәм сарык – ит чыганагы гына түгел, сөт чыганагы да булган. Вакыты белән татарлар хәзерге заман Россиясенең күп районнарына урнашкан, утрак тормышка күчкән, хуҗалык алып бара башлаган. Бу татар кухнясының төрлеләнүенә сәбәп булган. Күп нәрсә башка халыклар кухнясыннан алынган һәм утрак тормыш шартларында татарларның җир эшкәртүгә керешүләренең табигый нәтиҗәсе булган. Өстәлдә төче күмәч, төрле боткалар һәм ярма ашлары барлыкка килгән. Моннан тыш, татарлар кара һәм яшел чәй эчә башлый. Алар кошчылык белән шљгыльләнгән һәм хәзер дә шљгыльләнә. Әмма алар кухнясында кош итеннән ашамлыклар күп дип әйтеп булмый.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз