Кемнәр торак сатканда НДФЛ түләмәячәк?

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр торак сатканда НДФЛ түләмәячәк

 

Ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр, кайбер шартларны үтәгәндә, торак шартларын яхшырту өчен яңа торак сатып алган очракта, торак сатканда алынган физик затлар кеременә салым түләүдән азат ителә.

 

Бу хакта законга президент Владимир Путин кул куйды. Сүз фатирларны, торак йортларны яки аларның өлешләрен сатканда алынган керемнәр турында бара.

Закон ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр тарафыннан фатир, торак йорт яки аларның өлешләрен сатканда алынган һәм яңа торак сатып алу өчен күбрәк файдаланылган керемнәрне НДФЛдан азат итә. Ташлама 24 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга (уллыкка алучыларга), әгәр алар көндезге бүлектә укса, һәм бер балага кайбер шартларны үтәгәндә бирелә ала.

 

Икенче мөһим шарт - яңа торак элекке торакны сатып алган елда ук сатып алынырга тиеш, яки киләсе елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча сатып алынуы мәҗбүри. Моннан тыш, сатыла торган күчемсез милекнең кадастр бәясе 50 миллион сумнан артмаска һәм сатып алына торган торакның кадастр бәясеннән артмаска тиеш.

 

Шулай ук күп балалы гаиләнең бер генә әгъзасында да торак сатылган мәйданның 50 проценттан артыгы күләмендә башка торак милкендә булырга тиеш түгел.

 

Әлеге норма 2021 елның 1 гыйнварыннан алынган фатирларны сатудан кергән табышларга карата гамәлдә булачак.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International