Урыссу авыл җирлегендә халык җыены узды

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

12 гыйнвардан Ютазы районында гражданнар җыеннары башланды, алар һәр җирлектә узачак.

Бу хакимият вәкилләре белән очрашуларда район авыллары һәм торак пунктларында яшәүчеләр аларга үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирә, теләкләрен җиткерә алалар. Структуралар һәм ведомстволар җитәкчеләре беренче булып Кәрәкәшле авыл  җирлегенә барды.

Бүген, 17 гыйнварда, чираттагы дүртенче җыен Урыссу авыл җирлегендә узды. Җирле халык белән очрашуга Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, прокурор Тимур Фатыйхов, районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре килде.

Җыенны авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова авыл җирлеге хакимияте эше турында хисап белән башлап җибәрде. Фәния Гамир кызы Урыссу җирлегендә 1247 кеше яшәвен, 2021 ел дәвамында барлыгы 12 мөрәҗәгать кабул ителүен, 202 белешмә һәм башка документлар бирелүен җиткерде. Җирлектә 475 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда: йорт кошлары - 2573, атлар - 5, кәҗәләр -53, сыерлар - 91, сарыклар -274 баш асрала, умарта гаиләләре - 194. Сыерлар саны 4 башка, умарта гаиләләре 11гә арткан. Тулаем алганда, мөгезле эре терлекләр саны 6 башка, сарыклар - 19, кәҗәләр - 21, атлар - 3, кошлар - 87 башка кимегән. Район башлыгы, җыелганнар алдында чыгыш ясап, хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм авыл җирлеге башлыгына терлек азыгы буенча эшләргә, терлекләрнең баш санын саклап калырга тырышырга тәкъдим итте.

Бюджет үтәлеше мәсьәләсе авыл җирлеге хакимияте эшендә төп мәсьәләләрнең берсе иде. Җыелучылар бюджет чыгымнары һәм үзара салым буенча конкрет суммалар белән таныштылар. Бюджет 112% ка үтәлгән.

Яктырту өчен материаллар сатып алуга 366 мең сум акча тотылган.

Халык белән бу очрашулар диалог рәвешендә төзелде. Кешеләр хакимият вәкилләреннән аңларга һәм тулы җаваплар алырга омтылып, үз фикерләрен әйттеләр. Шулай итеп, кәрәзле элемтә өчен җайланма урнаштыру, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү, Урыссу-Бәйрәкә автобус маршрутын торгызу, елгаларның үзәнен агачлардан чистарту проблемалары һәм башкалар турында сүз барды. Исемлек шактый зур. Авылларда һәм торак пунктларда яшәүчеләр күп нәрсәнең үзебездән, җирле хакимиятнең генә түгел, халыкның да активлыгыннан торуын аңласын иде.

Ахырда район башлыгы Аяз Шәфигуллин очрашуга йомгак ясады һәм җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде, Иске Урыссу халкына активлыклары һәм оешканлыклары өчен рәхмәт белдерде. Әлбәттә, барлык проблемаларны да бер сәгать эчендә хәл итеп булмый.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/proshel-skhod-grazhdan-v-urussinskom-selskom-poselenii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International