Бу газапларны ленинградлылар 900 көн һәм 900 төн батыр һәм сабырлык белән кичерә. Шәһәрнең кырыс блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана.
Шәһәр халкына күп нәрсәне җиңәргә туры килә. Төп максат - исән калу. Шәһәрдә азык-төлек җитми, чөнки алман гаскәрләре шәһәрне генә түгел, армиянең бер өлешен дә тәэмин иткән Бадаевский азык-төлек складларын да юк итәләр. Шәһәрдә ачлык башлана.
Хатын-кызларны һәм балаларны хәрби хәрәкәтләрдән ераграк эвакуацияләү омтылышлары кабул ителә. Шәһәрдән миллионга якын кешене алып китәләр. Эвакуация 1943 елга кадәр дәвам итә.
Салкыннар башлану белән кешеләр урамнарда ук үлә башлыйлар, кайберләре өйләрендә йоклаган вакытта җан бирә. Халыкның нибары 3% ы гына – бомбага тотулардан, калган 97% ы - ачлыктан үлә. Әниләр балаларын ашатыр өчен йорт хайваннарын үтерә.
Кешеләр бөтен нәрсәне ашый: чәчәкләрне (алардан көлчә ясыйлар), лавр яфрагы белән столяр җилеме плиткаларын эретеп ашыйлар, олифада икмәк кыздыралар. Азык-төлеккә сәнәгать «органика»сы да бата. Кием һәм аяк киеме өчен дуңгыз тиресе һәм столяр җилем. Балык тоту да коткара. Дошман атышы астында Невада ( нигездә, малайлар) балык тота. Күп тота алмасалар да бу камалыш вакытында гомерләрне саклап калган.
«Сто двадцать пять блокадных грамм с огнем и кровью пополам», - Ольга Бергггольцның Ленинград поэмасыннан әлеге сүзләре инде күптән камалышта калучыларның уртак шигырь юлларына әверелде. 125 грамм әле ул хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары, ягъни иждивениедәгеләр өчен генә, 1941 елның 20 ноябреннән 25 декабренә кадәр иң авыр чорда гына норма булса да, нәкъ менә алар Ленинград блокадасының гомерлек символына әверелгән.
Ә нәрсә ул — шәһәрдә азык төлек булмаган чорда пешерелгән 125 грамм икмәк? Бүген, камалыштагы икмәкнең рецептлары турында барысы да диярлек мәгълүм булгач, моны исәпләү һәм күз алдына китерү дә кыен түгел.
Бүгенге көндә кара икмәкнең стандарт буханкасы - уртача 700 грамм (төгәлрәге, 650 граммнан 750 граммга кадәр). Димәк, 125 грамм кара ипи - аның якынча биштән бер өлеше. Ягъни аркылыга кискәндә калынлыгы сантиметр ярым булган кара икмәкнең уртача кисәге - 35 грамм. Димәк, 125 грамм - ул кечкенә өч кисәктән аз гына артык икмәк дигән сүз.
https://vk.com/public133612977