Руль артындагы «исерек»ләрнең саны кимемәде

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 12 ае эчендә Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 90 йөртүчене теркәгән, 2020 елның шул ук чорында 86 «исерек» машина йөртүче ачыкланган. Әлеге категориядә хокук бозу очраклары 4,7% ка арткан.

6 шофер кабат исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган. Барлык «кабатлаучыларга» да җинаять эшләре кузгатылган. Җинаять эшләре хәлләрне җентекләп тикшерү өчен сорау алу органнарына җибәрелә, аннары җинаять эше турында прокуратурага хәбәр ителә һәм алга таба эш судка тапшырыла. Җинаять эше буенча хөкем ителгәнлек, машина йөртүче репутациясенә җуеп булмаслык "тап" төшерә, әлеге мәгълүмат җинаять эше буенча суд карары законлы көченә кергән вакыттан алып 99 ел Эчке эшләр министрлыгы базасында саклана. Өстәвенә, машина йөртүчеләрнең 6 "җинаять эше"нең 2се - хатын-кызларныкы.

Заман автоледлары ир-атлардан, хәтта авыр хокук бозулар кылганда да калышмаска тырыша. Руль артындагы 90 исерек шоферның 11е - гүзәл затлар. Кызганычка каршы, “яшел еланга" ир-атлар да, хатын-кызлар да буйсына...

Руль артында алкоголь куллануга каршы көрәш дәүләт автоинспекциясенең өстенлекле бурычы булып кала, үткәрелә торган рейдлар саны арттырылды, идарә хокукыннан мәхрүм ителгәннәр исемлекләре полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан беркетелгән участокларда контроль өчен бирелгән, милекләрендә транспортлары булган һәм аларны фотофиксация камералары теркәгән «хокуктан мәхрүм ителүчеләр»  белән эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International