Безнең районга «БлагоДарение» яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм итү фонды директоры ярдәмчесе Светлана Владимировна килде. Визитның максаты - Ютазы районы волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар белән очрашу. Бездә битараф булмаган балалар аз түгел. Бәйрәкә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Миңнебай кызы Дәүләтбаева һәм интернат-мәктәп тәрбиячесе Алсу Нух кызы Галиева безнең районда әлеге хәрәкәткә кураторлык итәләр. Очрашу барышында балалар 2021 елда үз эшләренең нәтиҗәләре белән уртаклаштылар һәм 2022 елга планнары турында сөйләделәр. Светлана Владимировна, үз чиратында, «БлагоДарение» фонды исеменнән волонтерларны 11 мартта Карабаш бистәсендә узачак интенсивка (семинарга) чакырды.
https://vk.com/urussu_official