Ютазы муниципаль районы башлыгы Урыссу поселогының 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан иң яхшы юбилей логотибына конкурс игълан итә

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Конкурста катнашучылар Урыссу поселогы юбилеен бәйрәм итү символы булачак заманча, үзенчәлекле, җиңел танылган логотип булдырырга тиеш.

Логотип проекты үзенчәлекле булуы белән аерылып торырга һәм төп позицияләрне: юбилей датасын, бистәнең тарихи һәм табигый үзенчәлекләрен, халыкның традицияләрен чагылдырырга тиеш. Шулай ук ул поселокның таныла торган символын чагылдыра ала; эмоциональ, якты, чагу, игътибарны җәлеп итә торган булуы шарт. Логотип башкарылуы буенча заманча, уникаль, оригиналь, гади аңлаешлы образлары булган, сувенир һәм басма продукцияне рәсмиләштерү өчен уңайлы булырга тиеш.

 

Конкурс 2022 елның 28 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр үткәрелә.

 

Конкурста шәхси затлар да, мәгариф учреждениеләре дә, иҗат коллективлары да, шәхси эшмәкәрләр дә, иҗтимагый оешмалар да катнаша ала. Авторның яше чикләнмәгән.

 

Анда катнашу өчен гаризалар һәм конкурс проектлары soc2019@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат - 2-73-11 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International