Урыссуга -75, яисә үткәннәргә кайтып.
Агымдагы елның августында район Урыссу поселогның 75 еллыгын бәйрәм итүне планлаштыра. Әлеге саллы дата кысаларында редакция коллективы поселокның тормыш-көнкүрешен яктырту, төрле тармакларда эшләгән урыссулыларның портретларын «яңадан тергезү» буенча үз эшен активлаштыра. Бүгенге хикәятебез - элек Урыссу үзәк район хастаханәсендә педиатр булып эшләгән Нәкыйбә Галим кызы Гәрәева турында. Хәтерлисезме аны? Ул уникаль шәхес булган. Хастаханә коллективы аның тамырлары шундый нык булуы белән горурлана ала. Без сезгә, хөрмәтле укучым, аның тормыш тарихын зур теләк белән бәян итәрбез.
Урыннарда артыгын кыланып ташлаганнар
1927 елда Әлмәт районының Түбән Абдул авылында туган Нәкыйбәгә тормыш катлаулы язмыш әзерли. Аңа яшьтән хәсрәт һәм гаделсезлек кичерергә туры килә. Коллективлашу, яки “кулаклыкны бетерү” чоры, бигрәк тә рәхимсез кешеләр өчен уңай була. Әлмәт экспроприаторлары советларның яшь иле сәясәте алдында аеруча куштан булалар. Җирле активистларның катылыгы фашистларның кансызлыгыннан берни белән дә аерылмаган, күрәсең. "1930 елгы икмәк әзерләү планы бик киеренке булды. Ул ирекле рәвештә урнаштырылган һәм, иң мөһиме, гел арту ягына гына үзгәреп торган, бугай, - дип яза Казан университеты профессоры И.Таһиров. – Үтәтү ысуллары - ерткычларча. Камчы белән суктыру киң таралыш алган. Барлык авылларда диярлек кыйнаганнар. (Сүз Әлмәт районы турында. - авт. иск.). Бер хатынны ике җайдак арасына кыстырып, чәченнән өстерәп китергәннәр...». Нәтиҗәдә, 1932 елда Татарстан Республикасы Югары судының күчмә сессиясе тарафыннан Әлмәт районы Сүләй авыл советы рәисе, икмәк әзерләүгә чараларны мобилизацияләү буенча комиссия әгъзасы һәм башкалар үлем җәзасына тартыла...
Тоткынлыкта
Нәкыйбәгә өч яшь була. Авыл халкын, ягъни “раскулаченныйларны” авыл кырыена куып китерәләр. Алар арасында Нәкыйбәнең әтисе ягыннан бабасы - Гыймрановлар гаиләсе дә була. Әнисе ягыннан бабасын әле 1929 елда ук алалар, аннан соңгы елда - аның олы улын (Нәкыйбәнең әнисенең энесен). Кыз әнисенең күлмәк чабуына ябышкан. Анасы кулында - алты айлык сеңлесе. Әнисе фаҗиганең бөтен һәлакәтен аңлый. Бөтен алырга өлгергән әйбере - бала бишеге һәм ниндидер чүпрәкләр була. Анысын да бер куштан хатын-кыз аның кулларыннан тартып ала. Кызганучан авылдашларына ашамлыклар алып килергә дә рөхсәт итмиләр. Балалар һәм картлар үксеп елый. Икенче көнне аларны арбага төяп Нурлатка озаталар. Аннары мал вагоннарына төяләләр. Юл Себергә таба. Забайкальега кадәр ике ай дәвамында баралар. Поезд мәетләрдән арыну, исәннәр ипи-су алсын өчен туктый. Нәкыйбәнең сеңлесе юлда вафат була. Ахыргы тукталыш - Дарасун станциясе була. Биредә бөтен илдән “кулаклар” җыелган: мордва, чуваш, украиннар... Куркыныч антисанитария күп кенә чирләр китереп чыгара: корсак тифы һәм тимгелле тиф, скарлатина, кызамык... Бигрәк тә цинга кешеләрне кыра. Нәкыйбә шешенә башлый. Забайкальеда әнисенең өч айдан соң вафат булган малае туа. Ачлыктан шешенгән әтисен әнисе кул арбасына утыртып елга ярына илтә, анда ул, башка озатылучылар белән беррәттән, елга комын юып, алтын эзли. Ике елдан соң - Красноярск краена озатылалар. Утрауга урнаштыралар. Биек коймалар, каланчалар, шлемнарында йолдызчыклар белән НКВД хезмәткәрләре - боларның барысы да ирексездән балаларда шом-курку уята. Шуңа да карамастан, алар койма асларын казып Енисей буена уйнарга йөгерә. Аларны типкәләп кире кайтаралар. Аннары , яшьрәк һәм көчлерәк саналган Нәкыйбәнең әтисе белән әнисен Красноярск краеның Төньяк-Енисей районы Вельмо бистәсенә тау-баету комбинатының ярдәмче хуҗалыгында эшләү өчен җибәрәләр. Калганнарны - Енисейскка кадәр юл тоткан пароходка төяп озаталар. Судно шыгрым тулы була. Биредә төрле милләт кешеләре, хәтта финнар да була. «Балалар, йөгерешмәгез, судно әйләнергә мөмкин !» - тәртип сакчыларының бу сүзләре тәэсирле була: әбисе бер генә минутка да оныгын кулдан ычкындырмый. Нәкыйбә Галим кызы нык буралардан төзелгән баракларны яхшы хәтерли әле. Аннан да элегрәк заманнарда патша хөкүмәте биредә үз каторжаннарын тоткан. Такта ятак әби һәм оныкның сыену урыны булып тора. Аларны, хәлсезләрне, рудникларга алмыйлар. Чагыштырмача хәрәкәт иреге була. Һәр көнне “перекличка”. Әбисе динле, изге күңелле кеше була, имчелек итә, шифалы үләннәрне аера. Балалары яшендәгеләргә бәбкәем дип кенә мөрәҗәгать итә. Бу сыйфатларын ул беркайчан да югалтмый. Сүз уңаеннан, биредә Нәкыйбәнең әнисе ягыннан агасы һәм тутасы да була. (Тулырак – русча вариантта укыгыз.)