Бәрмә музыка уен инструментлары - яңгыраган җисемгә бәреп (мембранага, металлга, агачка һ.б.) тавыш чыгара торган музыка уен кораллары төркеме. Алар музыка кораллары “гаиләсендә” - иң күп сандагылар. Мастер-классны алып баручы Дмитрий Анатольевич Ивановский балаларга бәрмә һәм шаулы музыка коралларында эшләү нигезләре турында сөйләде, шулай ук балалар үзләрен музыкант ролендә сынап карадылар.