Урыссу поселогында Җиңү көненә әзерлек эшләре тулы куәткә бара.
Җиңү скверына керү капкасында «Биш почмаклы йолдыз» дигән тимер конструкция урнаштырылды. Тиздән ул башына Җиңү Ордены билгесе куелган зур Кызыл йолдыз формасындагы символик керү төркеменә әвереләчәк.
Моннан тыш, мемориаль комплекстагы клумбада «Солдат каскасы» дип аталган топиар фигура урнаштырылачак һәм махсус яктыртылачак.
5 майга барлык эшләрне дә тәмамлау планлаштырыла. Бөек Җиңү бәйрәмендә без мемориаль комплексны төзекләндерүнең барлык яңалыкларын да күрәчәкбез!