Үзәк китапханәнең уку залында «Яңарыш» клубы катнашында «Яудан танкист геройга әверелеп чыккан» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

9 май көнне истәлекле дата – күпмилләтле Ватаныбыз халыкларының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 77 ел тулу билгеләп үтелә.

 

Шушы истәлекле дата алдыннан, 4 май көнне ,Үзәк китапханәнең уку залында «Яңарыш» клубы катнашында «Яудан танкист герой булып чыккан”  дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Бу чара Бөек Ватан сугышы герое, якташыбыз Фатыйх Шәрипов истәлегенә багышланды, аңа 1944 елда Днепр аша кичкән, плацдармны яулап алган, батырлык, кыюлык һәм каһарманлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

 

Гөлшат Ризванова Бөек Ватан сугышы, Ватаныбызның героик үткәне турында сөйләде, фашизмның нинди югалтулар бәрабәренә җиңелүен искә төшерде, Фатыйх Зариф улы Шәриповның биографиясе белән таныштырды. Чарада катнашучылар өлкән лейтенант Шәриповның  «Колхозник Татарии» танклары белән тимер юл эшелонының килеп җитүен ишеткәч, госпитальдән качуы һәм бу танкларны туган районыннан сугышка алып баруы турында  кызыксынып тыңладылар. Чарада Александр Твардовскийның «Танк», «В подбитом танке» шигырьләре яңгырады, «Татарстан геройлары» дигән видеоролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International