Бөек Ватан сугышы тарихы елдан-ел бездән ерагая бара, әмма безнең якты киләчәк хакына гомерләрен биргән сугышчыларның бөек батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Бөек Ватан сугышы инде күптән тарих сәхифәләрендә калды, әмма без ел саен һаман да шул фаҗигале чордагы вакыйгаларны һәм фактларны искә алабыз. Мәктәпләрнең туган якны өйрәнү музеенда Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтерлибез, горурланабыз, рәхмәтлебез» дигән исем астында экскурсияләр башланды.
"Хәтер - ул кеше үзенең тормыш юлында таяна торган таяк" - бу искиткеч сүзләр танылган язучы Виктор Астафьевныкы. Алар музейларның барлыкка килү һәм “яшәүләре” мәгънәсен һәм әһәмиятен тулысынча чагылдыра. Мәктәпләрдә музей патриотик эш үзәге булып тора.