Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан без Урыссу хастаханәсе табиб-педиатры Кристина Вәлиуллина белән әңгәмә корабыз.
Урыссуга Валиуллиннар гаиләсе 2018 елда килгән. Аның ире Равил Камил улы, шулай ук һөнәре буенча табиб: ул үзен анестезиолог-реаниматолог һөнәрендә тапкан.
- Мин Ижау медицина академиясенә педиатрия факультетына укырга кердем, - ди Кристина Эдуардовна. – Балалар белән эшләүне өстен күрдем, чөнки алар ышанучан, чиста, өлкәннәргә хас булмаганча самими. Уку бу факультетта шактый кыен иде – зачетлар һәм имтихан биредә, башка факультетлардан аермалы буларак, күбрәк иде. Без, студентлар, укырга кергәндә 118 кеше идек, ә нибары 59ыбыз диплом алып чыкты. Сайланган юлыма бер дә үкенмим. Эшемне яратам, мине кечкенә пациентлар көтә, мин аларга кирәк.
Бу һөнәрдә иң авыры нәрсә, дигән сорауга Кристина Вәлиуллина түбәндәгечә җавап бирде:
- Ата-аналар белән уртак тел табу. Чөнки еш кына баланың җитди авыруы юк, бары әни булган кешенең көчләрен язып биргән дәвалауны үтәтергә юнәлтергә кирәк, ә ул, нигезсез таләпләр куеп, чаң сугарга тотына. Яки киресенчә, без, табиблар, авыру баланың хәленең бөтен җитдилеген аңлыйбыз һәм ни өчен соң ана табибка соңлап мөрәҗәгать иткән, дигән сорауны куябыз. Гадәттә, имин булмаган гаиләләрдә шулай була, балаларның әти-әниләре асоциаль яшәү рәвеше алып барганда, медицина һәм социаль хезмәткәрләр белән теләсә нинди элемтәдән качарга тырышалар. Ничек кенә булмасын, педиатрның төп миссиясе - балаларның ата-аналарына табибның мөмкин булганны да, мөмкин булмаганны да эшләячәгенә инандыру. Ягъни, теләсә кайсы табиб эшчәнлегенең төп юнәлеше – сәламәтлек.