Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге тарафыннан 2022 елның 25 ноябреннән 05 декабренә кадәр Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» үткәреләчәк.
Халыктан шалтыратулар 8(85569)56363 телефоны буенча 9-00 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843) 238-98-54 телефоны буенча 10-00 сәгатьтән 17-00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге тарафыннан ВИЧ-инфекция проблемасы буенча 8 800 555 49 43 телефоны буенча «кайнар линия» оештырылачак.
Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне (World AIDS Day) билгеләп үтелә. ВИЧ-инфекцияле авыруларга ярдәм күрсәтү өчен бөтен дөнья кешеләре берләшәләр. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен үткәрүнең максаты - яңа инфекция очракларын булдырмау һәм ВИЧ/СПИДның таралуын туктату өчен авыруларны профилактикалау эшендә мөмкин кадәр күбрәк көч кую. Быел Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең темасы - тигезлек өчен вакыт!
2022 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында 28 261 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән, авыручыларның 8 430ы үлгән, шул исәптән ВИЧ-инфекция аркасында – 2 714 кеше.
ВИЧ-инфекцияле 14922 кеше диспансер исәбендә тора. Республикада ВИЧ-инфекциянең таралуы 100 мең кешегә 384,0, бу Россия Федерациясе буенча күрсәткечтән 2 тапкыр ким (100 мең кешегә 782,0).
ВИЧ-инфекциягә тест узу тәртибе, түләүсез һәм (яки) аноним тикшерү үткәрелә торган медицина оешмаларының адреслары турында халыкны планлы диспансерлаштыру кысаларында белергә була.
«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУ сайтында InfoSPID.ru һәм ышаныч телефоны буенча: 8 (843) 272-70-90 ВИЧка медицина тикшерүе узу буенча кызыксындырган сорау бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе барысын да үзенең ВИЧ-статусы турында уйланырга һәм үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә сакчыл карарга, ВИЧ-инфекциясенә ел саен ирекле тикшерелү узарга чакыра.
Кирәкле мәгълүматны шулай ук интернет-ресурсларда алырга мцмкин: «СТОПВИЧСПИД.РФ " һәм o-spide.ru.