Ютазы районы йөзүчеләре йөзү буенча турнирда катнашты

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

2022 елның 3 декабрендә "Олимп" спорт мәктәбе базасында 2012-2015 елгы йөзүчеләр арасында йөзү буенча «Сәламәтлек - синең байлыгың» турниры узды.

Ярышларда Урыссу йөзү секциясеннән һәм БР Октябрьский шәһәреннен 100ләп спортчы кабул итте.

 

2014 елда туган йөзүчеләр арасында - 50 метрга аркада йөзүдә:

57,77 нәтиҗәсе белән 3 урынны Айназ Вәлишин алды.

 

2013 елда туган йөзүчеләр арасында 100 метрга аркада йөзүдә:

2.01,20 нәтиҗәсе белән Максим Афанасьев 2 урынга чыкты.

 

2012 нче елда туган йөзүчеләр арасында 100 метр дистанциядә ирекле стильдә:

2 урынны 1.51, 59  нәтиҗә белән Делия Гыйниятова алды

3 урынны 1.53, 39 нәтиҗә белән Валерия Казакова яулады

3 урынга 1.36,44 нәтиҗә белән Семен Грудинин чыкты

 

2012 елда туганнар арасында 100 м га брасс белән йѳзүдә:

3 урынны 2.04,16 нәтиҗә белән Валерия Казакова алды

 

2 нче яшүсмерләр разрядын үтәде:

Дина Петрова һәм Делия Гыйниятова

 

3 нче яшүсмерләр разрядын үтәделәр:

Анастасия Семакова һәм Максим Афанасьев .

 

Спортчыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International