Мәскәүдә “Лукоморье” иҗат өлкәсендә милли премиянең халыкара фортепиано онлайн конкурсы узды.
Анда Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укучысы Галимова Полина катнашты һәм "l дәрәҗә лауреаты" исемен яулады. Полина фольклор бүлегендә шөгыльләнә һәм гомуми фортепиано предметы аның өчен төп юнәлеш түгел. Кызның кызыксынучанлыгы һәм укытучы Нелли Бадыкшинаның тырышлыгы нәтиҗәсендә мондый лаеклы нәтиҗәләргә ирешелде. Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!