Урыссу башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Сөмбел» татар милли бәйрәме узды.
Балалар бу бәйрәмдә Рабит Батулланың "Албасты" әкияте мотивлары буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар - мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов һәм мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова, шулай ук укучыларның әти-әниләре катнашты. Бәйрәм кунакларны Көзге уңыш - икмәк һәм чәк-чәк белән каршы алу белән башланды. Төп герой - Сөмбелә, Урман кызы һәм Албасты арасында барган көз өчен көрәш, әлбәттә, табигать-көз җиңүе белән белән тәмамланды. Бу җиңүгә урман хайваннары арасындагы дуслык ярдәм итте. Спектакльдә мәктәптә үткәрелә торган барлык түгәрәкләр, берләшмәләрнең эшчәнлеге яктыртылды. Берләшмәләргә һәм түгәрәкләргә йөргән 1 класс укучылары "Хор" (җит. Иванаевская И. В.), "Хореография" (җит. Әхмәдышина А.В.), "Әвәләп ясау" (җит. Гобәйдуллина Г. М.), "Татар халкы этикасы һәм йорт хуҗалыгын алып баруы” (җит. Шәфигуллина Р.В., Гыйльфанова С. Р.), инглиз телендә "Актерлык осталыгы" (җит. Нигъмәтуллина Д.М.), "Тылсымлы каләм" (җит. - Садретдинова Г. А.), бәйрәмне үз биюләре, җырлары, шигырьләре, чыгышлары белән бизәделәр. Укучылар шулай ук өстәл сервировкасы серләрен белүләрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә өстәп, “Лепка” берләшмәсенә йөрүче балалар эшләре күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәмне өч телдә - татар, рус һәм инглиз телләрендә үткәрделәр. Чара бик күңелле узды.
Мәгълүматны мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина тәкъдим итте.