Район мәдәният йортында инвалидлар көненә багышланган концерт узды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

3 декабрь көнне район мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Игелеккә йөрәкләр ачыла» дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте.

Бу бәйрәм көчле рух һәм игътибарга лаек кешеләргә багышланган. Аларның инвалид булып тууларында яки сәламәтлекләре буенча инвалидка әверелүендә гаепләре юк. Авырлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, алар тулы тормыш алып барырга тырыша. Ул көнне район мәдәният йорты артистлары тамашачылар, бу моңсу бәйрәм сәбәпчеләре алдында аеруча җылы сүзләр белән чыгыш ясадылар. Җирле солистларның һәм иҗат коллективларының якты номерлары җыелганнарны сөендерде һәм аларга уңай хисләр, күтәренке кәеф бүләк итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов бәйрәм кунакларына изге теләкләр һәм котлаулар белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, мөмкинлекләре чикле булса да, бу гаҗәеп кешеләр аеруча тырышлык, түземлек һәм яхшы якка омтылыш белән аерылып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International