Чаңгы сезонын уңышлы башлау

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Ютазы чаңгычы-узышчылары яңа спорт сезонын уңышлы ачтылар.

Бөгелмәдә узган чаңгы ярышлары Татарстанның күп кенә шәһәр һәм районнарыннан иң көчле спортчыларны җыйды. Ярышларда 135 яшь чаңгычы катнашты. Алар классик стильдә 1, 2, 3 һәм 5 километр араларда көч сынаштылар. Чираттагы тапкыр Латыйповлар районның спорт казанышлары копилкасын тулыландырдылар. Бу юлы – бронза медальләр белән. Әйтик, 2011 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар арасында спринтта бронза медальне Илтимер Латыйпов яулады. Аның туганы Искәндәр Латыйпов чаңгы юлын  2009-2010 елгы үсмерләр уртаклашты. Үз көндәшләреннән берничә минутка калышып, ул 3 чакрымлык дистанцияне өченче булып узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International