Традицион атналык оператив киңәшмә бүләкләү тантанасыннан башланды.

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Район башлыгы Ютазы районы командасының өлкән тренеры Алинур Хәмитовка 100 мең сумлык сертификатны көрәш буенча ярышларда районнар арасында гомуми-рейтинг күрсәткеченең сезон алга китеше - 20 пунктка күтәрелүе өчен тапшырды.

Аннары киңәшмә барышында Аяз Әдип улы «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» МУП директоры вазыйфасына Эргаш Гаиповны тәкъдим итте.

2022 елның 10 аенда демографик күрсәткечләрне анализлау белән

Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова чыгыш ясады.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы һәм шартлар турында хәбәр иттеләр.

Яңа елга әзерлек, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең эше, алимент түләүләре буенча бурычларны каплау, Эчке эшләр бүлегендә оператив шартлар, районның 42 номерлы янгын часте буенча оператив хәле сораулары, шулай ук бүгенге көндә башка актуаль мәсьәләләр каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International