Быел читтән торып видеоэшләр сайлап алу турын үткәннән соң, зона этабында үз осталыкларын Акбаш/җит. Инсапова Р. Р., Баһаува Л. М., Ютазы/ җит. Вәлиуллина Л.Г., Гәрәева Г. Э.,/ Урыссу башлангыч/ җит. Садретдинова Г. А., Рәхимова А. Я., Шәфигуллина Р. В., Гыйльфанова С. Р./ һәм Кече Урыссу мәктәпләре/Галиева А. Ф., Йосыпова З. В., Зарипова А. А./күрсәттеләр. Жюри әгъзалары район артистлары, режиссура, декорация, балалар костюмнары белән соклануларын белдерделәр.
Зона туры нәтиҗәләре буенча 3 урын өчен Урыссу башлангыч мәктәбе җиңүче һәм диплом иясе дип табылды.
Бүген, 5 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Казан шәһәрендә хөрмәтләү һәм бүләкләү булды.
Мәктәп вәкилләренә шулай ук акчалата сертификат тапшырылды.
Урыссу башлангыч мәктәбен чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! Афәрин! Безнең укучылар иң яхшылары!