Агымдагы атнада Урыссу үзәк район хастаханәсендә актив тормыш рәвешен алга этәрү атналыгы дәвам итә.
Бу көннәрдә безнең табиблар пациентлар белән актив тормыш рәвеше турында аңлату эшләре алып бара, шәфкать туташлары буклетлар тарата.
Физик активлык сәламәтлекне һәм сәламәт яшәү рәвешен саклауның аерылгысыз элементы булып тора. Шуңа күрә барлык кешеләр, яшенә карамастан, аз хәрәкәтле яшәү рәвешеннән арынырга тиеш. Ул шулай ук психика өчен файдалы, чөнки депрессия һәм когнитив мөмкинлекләрнең кимү куркынычын киметә, деменцияне ераклаштыра һәм гомуми халәтне яхшырта.
- Даими физик йөкләнешләр үлем куркынычын киметә, шулай ук ишемик йөрәк авыруы һәм инсультның, II типтагы шикәр диабеты үсешен, юан эчәклек һәм сөт бизе яман шеше үсеше куркынычын киметә, артериаль гипертония барлыкка килүне булдырмый, ә гипертоник авырулы пациентларның артериаль кан басымы кими, - дип билгеләде Урыссу үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты Лилия Кәлимуллина.