Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында профсоюз активлары конференциясе узды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Конференцияне район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов ачты.

 

Профсоюз чарасында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәр берлегенең - профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов катнашты. Конференциядә шулай ук дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре һәм профсоюзлар әгъзалары катнашты.

Конференциянең көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

 

Татарстан Республикасы Ютазы районы профсоюз оешмаларының сайланулы органнарының 2022 елга эшчәнлеге һәм 2023 елга бурычлар турында;

«Олимп» спорт комплексы» МБУ башлангыч профсоюз оешмасында хезмәт өлкәсендә социаль партнерлыкны үстерү турында;

Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлегенең – профсоюзының Татарстан республика оешмасы эшчәнлеге турында.

Район башлыгы җыелучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, конференцияне уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Шуннан соң Татарстан Республикасы Ютазы районы дәүләт хезмәтләре хезмәткәрләре һөнәри берлегенең рескомының ышанычлы заты (профсоюз вәкиле)  Зәкуан Ильясов презентация формасында көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча хисап тотты. Икенче сорауны “Олипм спорт комплексы” МБУ башлангыч  оешмасы рәисе Илдар Кәримов ачты. Утырышта катнашучыларга җавапны Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия профсоюзы республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова җиткерде.

 

- Тулаем алганда, дәүләт хезмәтләре хезмәткәрләре профсоюзы ел саен үсә. Бездә 28 министрлык, ведомство, федераль, республика, 45 муниципаль берәмлек һәм 850 башлангыч оешмасы исәптә. Профсоюз әгъзаларының гомуми саны 41 меңгә якын кеше. Бу безнең үсүебез турында сөйли. Бу - без дөрес юнәлештә хәрәкәт итәбез дигән сүз, димәк, бездә билгеле бер абруй бар. Кадрлар белән барысы да эшли, ә кешеләр белән профсоюзлар – һөнәри берлекләр эшли. Без даими рәвештә үз эшебезне яхшыртырга тиеш. Безнең оешма теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүнең билгеле бер юлларын эшләде. Әгъзалар саны елдан-ел арта бара, бу да күп нәрсә турында сөйли, - диде Ольга Анатольевна.

 

Барлык мәсьәләләр турында фикер алышканнан соң, конференциянең хөрмәтле кунагы Ольга Калашникова җитәкләгән профсоюз оешмалары активистларын бүләкләү тантанасы булды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, үз чиратында, аңа күркәм чәчәк бәйләме һәм Ютазы районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International