2023 елның 14 мартында ВКонтакте социаль челтәрен трансляцияләү белән #Жильемолодым рт туры эфиры узачак

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

2023 елның 14 мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә ВКонтакте социаль челтәрендә трансляцияләү белән #ЖильёМолодымРТ туры эфирын үткәрә. Туры эфир форматындагы миссиясе - яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда, ташламалы шартларда үз торакларын сатып алуда яшьләр өчен торак программалары буенча реаль дәүләт ярдәме алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү.

 

Мондый онлайн форматның өстенлеге - барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга кызыклы сорау бирү мөмкинлеге һәм җавап, консультацияләр, аңлатмалар турыдан – туры республика министрлыклары һәм муниципаль ведомстволары белгечләреннән - Татарстанда яшь гаиләләр һәм яшьләр өчен Дәүләт торак программаларын гамәлгә ашыручы операторлардан алачак.

 

Сишәмбе - 14 мартта инде җиденче туры эфир барышында Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Яшьләр министрлыгы экспертлары, шулай ук республика шәһәрләре һәм районнары башкарма комитетлары белгечләре тарафыннан яшь гаиләләр арасында иң популяр булган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» һәм «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»федераль торак программалары тәкъдим ителәчәк.

 

Татарстанда «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасының операторы булып Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тора. Әлеге программа буенча, республиканың авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр дәүләт ярдәменнән файдаланып, үз торакларын түләүсез субсидия форматында торакның норматив бәясенең 70% ка кадәр сатып ала алалар, яисә ташламалы авыл ипотекасы буенча үз торак шартларын яхшырта алалар, яисә аренда форматында торак ала алалар.

 

белгечләренә үз соравыңны язарга мөмкин.

 

#Жильемолодымрт туры эфирын трансляцияләүгә тоташтыру өчен теләсә кайсы мобиль җайланмадан яки компьютердан 14 мартта 17.00 сәгатьтә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Вконтакте битенә сылтама буенча керергә кирәк: https://vk.com/minmol_rt

 

Үз соравыңны алдан – туры эфир башлануын көтеп тормыйча, бүген #Жильемолодымрт телеграммасында яки телефоннан QR-кодны ТР Яшьләр эшләре министрлыгының YouTube каналына мобиль тоташу өчен сканерлап бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International