Бәйрәкәдә сөт суыткыч танк урнаштырдылар

2013 елның 23 августы, җомга

Бәйрәкә авылында сөт суыткыч танк ачу тантанасы узды. Чарада район башлыгы Рөстәм Нуриев, Бөгелмә сөт комбинатының баш инженеры Александр Трошин, ТРның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова һәм башкалар катнашты.

Бәйрәкәле Гыймаев Айратның инвестицион-эшмәкәрлек эшчәнлеге бүген барысы тарафыннан да хуплана. Хәзер халыктан суытылган сөт кабул иткәч, аның сыйфаты турында борчылмаска була. Биредә үк Бөгелмә сөт комбинаты тарафыннан үткәрелгән анализлар сөтнең югары сыйфат стандартларына туры килүен күрсәтте. Исегезгә төшерәбез, мондый җайланмалар инде Иске Каразирек һәм Кәрәкәшле авылларында урнаштырылган. Һәм бу авыл кешеләре хуҗалыкларында асралучы сыерлар баш санын арттырырга булышлык итәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International