Каразирек һәм Ютазы мәктәпләре директорлары “Безнең иң яхшы директор” дип аталган республика конкурсы җиңүчеләре булдылар – алар 50 мең сум грант алачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән конкурс 2010–2015 елларга “Киләчәк” – “Будущее” Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында үткән. Югары дәрәҗәдә идарә итү эшчәнлегенә ирешкән директорлар сайланышын безнең районнан Әнис Ямалетдинов (Ютазы мәктәбе) һәм Фирүзә Ситдыйкова (Каразирек мәктәбе) лаеклы узган.