Башкарма комитетның утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елында мәктәп укучылары арасында «ДАЙ 5» мобиль кушымталарын эшләү буенча конкурс башланды.

Районыбызның өч укучысы җиңүче булды.

«Дай 5» мәктәп укучылары өчен технологик эшкуарлык буенча республика конкурсында җиңгән өчен «Урыссу гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр:

- 10 б сыйныф укучысы Айдар Әхмәдиев,

- 4 а сыйныф укучысы Чыңгыз Тимербаев,

- 8 б сыйныф укучысы Алинә Талипова.

Шулай ук нәтиҗәле хезмәте һәм мәктәп укучылары өчен технологик эшкуарлык буенча «Дай 5" республика конкурсын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен «Урыссу гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең физика һәм информатика укытучысы Ринат Тимербаев Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Аннары «Ютазы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУның 2022 елга һәм 2023 елның 5 аена эш нәтиҗәләре турында берләшмә начальнигы, районның баш ветеринария табибы Вячеслав Гофман чыгыш ясады.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш һәм вәзгыять турында хәбәр иттеләр.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, алимент буенча бурычларны түләү, районда эчке эшләр министрлыгы бүлеге буенча оператив хәл турында сораулар, шулай ук бүгенге көндә актуаль булган башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International