«SаМоSтоятельные дети» Дубравушкада

2013 елның 27 августы, сишәмбе
 2011-2012 уку елыннан Урысу гимназиясендә «SаМоSтоятельные дети» проекты эшли башлады. Әлеге проектка барлыгы 12 бала керде. 2012 елның апреленда проект катнашучылары белән килешү төзелде. Әлеге проектка керүче балалар белән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрелә, укулар уза, төрледән-төрле мәдәни-күңел ачу чаралары оештырыла. Ел дәвамында балалар төрле республика күләмендә уза торган акцияләрдә катнашалар һәм үзләре дә төрледән-төрле чаралар оештыралар. Алар арасында "Яшел урам", "Флеш-моб зарядка", "Сигаретны кәнфиткә алмаштыр", "Россия тәмәкесез" кебек акцияләр дә бар. 2013 елның 23 августында «SаМоSтоятельные дети» проектында катнашучы Урыссу гимназиясе балалары "Дубравушка" лагерында "Яңа көн" отрядына сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау буенча "Сәламәт бул! Бие!" дип исемләнгән флэш-моб уздырдылар. Балалар тәмәкенең һәм наркотиклар куллануның зыяны турында сөйләделәр. Флэш-моб азагында проектта катнашучылар балаларга «Samosтоятельные дети» проекты турында һәм сәламәт яшәү рәвеше турында листовкалар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International