Дәресне Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 4б сыйныфы укытучысы Лилия Гайнуллина үткәргән һәм бу турыда редакциябезгә хәбәр итте. Укучылар дәүләт символикасын белүләрен күрсәткән,”герб”, “флаг”, “гимн” сүзләренә ачыклык керткән. Балалар зур кызыксыну белән Россия, Татарстан турында видеороликлар караган. Алар Татарстан символикасы тасвирланган пазллар белән “Рәсемне җый”, “Флагны җый” уеннарын уйнаганнар. Дәрес кунаклары район башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Гөлдания Белалова һәм УГРЭС директоры, 4 санлы Энергетик сайлау округы Владимир Петров булган.