Ютазылылар террорга каршы

2013 елның 6 сентябре, җомга
“Экстремизмга – юк!” 2013–2018 елларга РФ Президенты тарафыннан расланган Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның Комплекслы планын тормышка ашыру кысаларында район мәктәпләрендә ачык дәресләр шундый шигарь астында үткән.
3 сентябрьдә Россиядә төрле елларда илне тетрәндергән барлык терактлар корбаннарын искә алалар. Әлеге көн 2004 елның 1 сентябреннән 3сентябренә кадәр Бесланда булган вакыйгалар белән дә бәйле. Дәресләрдә әлеге вакыйга, аерым алганда, толерантлык, төрле халыкларның традицияләренә ихтирам, микроколлективларда дусларга мөнәсәбәт турында сөйләнгән. Шулай ук тормыш өчен куркыныч туганда күрелгән чаралар тикшерелгән. Аеруча өлкән сыйныфларда дәресләр эчтәлекле узды, дип хәбәр итте Урыссу гимназиясе җитәкчелеге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International