Үзләрен күрсәттеләр, башкаларны күзәттеләр

2013 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән торган команда җитәкчесе Мария Ротанова сүзләренә караганда, фестиваль Татарстанның иң гүзәл табигать кочагында һәм күркәм фигыльле кешеләр янәшәсендә узган. “Байтик” сәламәтләндерү лагеры базасында сигез кешедән торган безнең район командасы күңел күтәренкелеге алган, киләчәккә яхшы кәеф туплаган.

Республика буенча җыелган 25 команда көч сынашкан, шашка, өстәл теннисы, армрестлинг, арбаны фигуралы йөртү һәм башка төрле ярышларда Ютазы командасы да бик теләп катнаша һәм нәтиҗәләре дә начар түгел
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International