Бу көнне элекке хирургия бүлеге мөдирен хезмәттәшләре
генә түгел, гаилә дуслары һәм аның исемен йөрткән урамда яшәүчеләр дә искә алды. Аларны бергә җыелырга, күп ютазылыларның сәламәтлекләрен кайтарган һәм гомеләрен саклап калган яхшы хирургны хәтергә төшерергә Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Валентина Воробьева өндәгән. Ул җыелучыларны Альберт Хәким улының биографиясе белән таныштырды. Аның тормышында эшенә генә түгел, романтикага, хыялга да урын булуын җиткерде. Ул бар нәрсәгә дә сәләтле кеше булган, әмма барыннан да элек – табиб. Элек Әпсәләм комбинатының сәламәтлек саклау пунктында хезмәт куйган туксан дүрт яшьлек Зоя Ивановна Прохорова сүзләре буенча, ул һәрвакыт Гиппократ антына тугры калган. Җыелучылар игътибарына шулай ук Альберт Хәким улының фотографияләре куелган стенд әзерләнгән иде.
Шамкин Урыссу хастаханәсенә утыз ел гомерен багышлаган, әмма меңнәрчә кеше гомерен саклап, үзенең гомерен кайгыртырга вакыты булмаган. Ул илле бишенче яшендә каты авырудан дөнья куйды. Аны белгән кешеләр хәтерендә мәрхүм игелекле, шат күңелле, ярдәмчел кеше – чын табиб булып калган. Аны җыелучылар бер минутка тын калып искә алды.