Алтын медальне "Атлант" спорт мәктәбенең җиңүчеләр маясына Урыссу самбочысы Софья Игонина алып килде.
1 октябрьдә Уфада самбо буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге узды, анда безнең чемпион кызыбыз да катнашты.
Бу җиңү ярдәмендә Софья автомат рәвештә 2024 елда узачак Россия укучылары Спартакиадасына сайлап алу туры узды.