29 сентябрьдә Бәйрәкә авылында яшәүче Инком Абдуллин үзенең 97 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Район җитәкчелеге Инком Нәҗип улын туган көне белән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Ветеранга яхшы теләкләр әйтеп, ул истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга район ветераннар советы исеменнән  Люция Вәлиәхмәтова да кушылды. Хөрмәтле якташыбызга Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина да чын күңелдән теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International