Концерт һәм чәй эчүгә шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең әти-әниләре чакырылды.
Авыл җирлеге башлыгы ветераннар советы рәисе белән берлектә “Конкрит” ҖЧҖ исеменнән тыл ветераннарына Өлкәннәр көненә азык-төлек җыелмаларын тапшырды. Шулай ук “Пакер” ФПФ исеменнән авыл җирлегенә беркетелгән мобилизацияләнүчеләрнең ата-аналарына һәм пенсионерларга Өлкәннәр көненә азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Шул ук көнне контрактчы Галимов Илнур Зөфәр улы белән очрашу узды.