Октябрь башында Өлкәннәр көнен билгеләп үтү яхшы традициягә әверелде.
Искиткеч бәйрәм хөрмәтенә «Атлант» ЯЯКда «Шефлар алышы» (“Битва шефов”) дип аталгангән гадәти булмаган чара узды. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы - район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов иде.
Иң зәвыклы, искиткеч күркәм, ә иң мөһиме – телеңне йотарлык тәмле аш-су “шедеврларын” бәйрәмдә катнашучылар күрсәтте.
Жюрига җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады.