Район җитәкчелеге исеменнән производство ветеранын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады.
Тантана сәбәпчесенә җылы теләкләр җиткереп, ул истәлекле бүләк тапшырды. Мәкаләбез герое Башкортстанның Туймазы районында туган. Туган авылында ул җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннан армиягә китә. Төхвәтшин Кытай белән чиктәш булган Хабаровскида авиация гаскәрләрендә хезмәт итә.
— Кытайлар белән безнең мөнәсәбәтләр дустанә иде, - ди Әнвәр Төхвәтшин. Моннан тыш, алар Совет Армиясенә карата яхшы мөнәсәбәтләрен һәм хөрмәтләрен һәрьяклап белдерәләр иде.
Төхвәтшин гомере буе шофер булып хезмәт куя. 1956 елда Октябрьский уку комбинатында III класслы шофер “права”сын алгач, Әлмәт нефть төзелеше автоколлоннасында эшли башлый, соңыннан Урыссу АТП-сына күчә. ГАЗ-51, тагылмалы ЗИЛ -555, КамАЗ... Бу машиналарның кайсысында гына утырмасын, һәр җирдә йөкләнгән эшне намус белән үти, аварияләрсез эшли. Төхвәтшин ерак рейсларга да күнеккән. Безнең чиксез илебезнең күп кенә шәһәрләрендә - Бакуда, Спитакта була...
Соңрак Әнвәр Төхвәтшин гаилә кора, йорт төзи. Хатыны белән ул һәм кыз үстерәләр. Кызганыч, кызы, өч баласын калдырып, фаҗигале рәвештә һәлак булган, аларның берсе, сүз уңаеннан, бүген гаиләсе белән Даниядә яши һәм эшли, улы белән килене - күрше урамда гына. Аларның кайгыртуы аркасында да безнең герой үзенең тормыш иптәше белән - исәнлектә. Шунысын да әйтергә кирәк, юбилярның сәламәтлеге мактанырлык түгел инде. Әлбәттә, ул ишегалдына чыгып, «үз биләмәләрен» урап килә ала. Ләкин узган ел ул бәрәңге күмә алса, быел инде авыру-авыртынулары комачаулый. Әле аңа урында яткан хаста тормыш иптәше турында да кайгыртырга туры килә. Шулай килеп чыккан ки, ул хәрәкәтләнә алмый икән. Ни хәл итәсең, шатлыкта да, кайгыда да бергә булырга вәгъдә иткән тормыш юлдашыңны авыр хәлдә калдыру мөмкин түгел.