Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Районның авыл хуҗалыкларында эш финишка якынлашты
2013 елның 10 сентябре, сишәмбе
Районда урак тәмамланды. Уҗым культуралары соңгы гектарларда чәчелә. Бу хакта безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иттеләр.
Җирбагарларның көзге мәшәкатьләре
Районда 2014 ел уңышы өчен 3500 гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырылган. 2013 елның 6 сентябренә бу эш тулаем үтәлде, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Марсель Зарипов. “Кәрәкәшле” ҖЧҖда уҗым культуралары 600 гектардан артык мәйданда чәчелеп, шуның 500 гектарын арыш, 110 гектарын тритикале биләде. “Вафауллин” КФХда көзге игеннәр 500 гектарда чәчелеп, шуның 300 гектарын арышка бүлеп бирсәләр, калган өлешкә тритикале чәчелде. Әлеге культураны “АгроМир” җәмгыяте дә беренче елын гына уңышлы үстерми. Шуны искәртәбез, тритикале – бодау белән арышны серкәләндереп уйлап табылган бөртекле культураларның яңа төре. Тритикале бөртеге катнашазык өчен бер дигән компонент. Безнең районда ул соңгы елларда гына игелә башлады.
Быелгы көздә уҗым культуралары белән кече фермерлар да шөгыльләнүгә кереште. Алар тарафыннан көзге игеннәр 360 гектарда чәчелде.
Районда туфракны туңга сөрү эшләре ахырына якынлашып килә. Тулаем бу эш 5500 гектар сөрүлектә башкарылырга тиеш булса, шуның 880 гектары кече фермерлар мәйданы.
Тук кышка өмет бер
Районда 2012-2015 елларда авыл хуҗалыгын үстерү программасы эшли. Зарипов әйтүенә караганда, әлеге программа кысаларында һәрбер хуҗалык мөгезле эре терлек санын үстерү өстендә уңышлы эшли. Әйтик, узган елның шушы чорына караганда фермалардагы терлек саны 282 башка артты. Шул сәбәпле алда торган кышка терлек азыгы хәзерләү дә тулы көченә алып барыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 6 сентябрьгә булган мәгълүматлары буенча һәрбер шартлы башка 30 центнердан артык азык берәмлеге тупланган, бу бер дә начар сан түгел. Силоска салыначак кукуруз басуларының торышы да өметле, дип ассызыклады Зарипов. Узган елгы запасларны да исәпкә алсак, һәрбер шартлы башка 45 центнердан да ким булмаган азык берәмлеге туплый алырга бөтен шартлар бар.
Әмма сыйфатлы азык кына терлекчелектә хәлиткеч роль уйный. Силос, сенаж сыйфаты карап торышка яхшы кебек, ләкин бу хакта ныклап сөйләргә иртәрәк әле, чөнки сусыл азыкның сыйфатына анализ сентябрьнең соңгы көннәрендә генә үткәреләчәк. Шулай да азык озын кыш көннәрендә муллыгы белән генә түгел, сыйфаты белән дә шатландырыр, дип ышанасы килә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
8
май, 2026 ел
Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды
9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.
Подгорный бистәсендә Җиңү көненә багышланган митинг үтте
Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды.
Подгорный бистәсендә "Ул бөек елларга баш иябез!" Җиңү көненә багышланган чара үтте
Үзешчәннәр әлеге тарихи вакыйганың әһәмиятен чагылдырган концерт номерлары күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз