5 октябрьдә Россиядә мәгариф өлкәсендәге барлык хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме - Укытучылар көне билгеләп үтелә

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Укытучы һөнәре илебездә иң авыр, җаваплы һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучының бурычы - укучыга киләчәктә зарур булачак белем һәм күнекмәләрне өйрәтү генә түгел, ә үз ватанының тарихын һәм мәдәниятен хөрмәт итүче һәм аның киләчәге өчен эшләргә әзер лаеклы гражданны тәрбияләү дә.

2023 ел Россия Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Педагог һәм остаз елын ачуга багышланган чыгышында Президент билгеләп үткәнчә, "Педагог һәм остаз елын үткәрүнең бурычы, мәгънәсе нәкъ менә җәмгыятьнең игътибарын балаларга, яшьләргә, безнең киләчәккә үз вакытларын һәм көчләрен биргән кешеләрнең хезмәтенә җәлеп итүдән гыйбарәт. Мин ышанам, бүген бөтен илнең уңышларына һәм казанышларына керткән һәм кертүче  укытучылар, остазларның зур өлеше турында күбрәк сөйләргә кирәк.

«Бердәм Россия» педагог статусы турында закон проекты өстендә эшли. Ул укытучыларның эше һәм укучыларның дисциплинасын үтәү өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Партия инициативасы буенча «белем бирү хезмәте күрсәтү» төшенчәсе законнан чыгарыла. Закон «белем бирү хезмәте күрсәтү»нең укучыларны укытуда һәм тәрбияләүдә укытучының ролен ачып бетерми дип санаган педагогларның үтенеченә җавап итеп эшләнде. Шулай ук партия инициативасы белән 2021 елның 1 сентябреннән мәктәп директорларының тәрбия эше буенча киңәшчеләренә 15 000 сум өстәмә түләү һәм колледжларда һәм техникумнарда сыйныф җитәкчелеге өчен ай саен 5 000 сум түләү кертелде.

Район башлыгы А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International