Чара РФ Кораллы Көчләре хәрбиләренә ярдәм итү өчен РФ Гражданнар оборонасы көненә багышланды һәм Октябрьский шәһәрендә узды.
Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә, 18 нче номерлы мәктәп базасында «ZOV предков» хәрби-патриотик клубларының II ачык фестиваль-конкурсы узды.
II ачык Фестиваль-конкурс ТР Ютазы районы хәрби-патриотик клублары һәм берләшмәләре арасында узды (Урыссу поселогы, “Факел” клубы) һәм Башкортостан Республикасы (“Русь” - Булгаково авылы, “Юный спасатель” - Дүртөйле шәһәре, Наследие - Булгаково авылы, Беркут- Бәләбәй шәһәре, Арслан - Дүртөйле шәһәре). Октябрьский шәһәренең «Юнармеец» командасы ярышларда зачеттан тыш, кабул итүче як буларак катнашты. Команда ярышлары нәтиҗәләре буенча “Факел” командасы:
1 урын - аркан тартуда һәм ыргым белән гер күтәрүдә;
3 урын – КА магазинын патроннар белән коруда, хәрби - спорт эстафетасында һәм электрон тирда атуда.
Шәхси урыннар:
Фаздалов Адель мылтыктан атуда - 1 урын;
Сорокин Данил – ыргым белән гер күтәрүдә - 1 урын;
Габдрахманов Илдан – КА магазинын патроннар белән коруда - 1 урын.
“Факел” отряды Юнармия хәрби-патриотик юнәлеше барлыкка килгәнче, 2007 елда ук оешты. Отрядта 30 бала. Мондый ярышларга балалар тырышып әзерләнә һәм зур теләк белән катнаша», — дип сөйләде отряд кураторы Динар Вилданов.
Командалар «Утлы чик», «Хәрби-спорт эстафетасы», «Рывок гири», «Капитаннар конкурсы», «Викторина», «Аркан тартышу», «Волейбол» һәм «Боевой листок» кебек конкурсларда ярыштылар.
Этапларда шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.