Урыссу бистәсенең «Энергия» стадионы янындагы мәйданчыкта велоузыш үтте, анда производство ветераннары катнашты.
Чараны район ветераннар советы, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә оештырды. Старт мәйданчыгыннан велосипедчылар өчәр кеше китте. Аларга билгеләнгән маршрутны үтәргә туры килде, анда, сүз уңаеннан, кискен борылышлар да каралган. Велойөгерешнең дөреслеген кулында секундомер тоткан компетентлы жюри күзәтте.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнде. Дипломнар, дәртләндерү призлары, көлешү-шаяртышу, аралашу болар барысы да велосипед спортын яратучыларның яхшы кәефенә ярдәм итте.
Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Димәк, олы яшьтәге райондашларыбыз үзләрен башка юнәлешләрдә дә күрсәтәчәк.