Башлангыч мәктәптә Хайваннарны яклау көне мәчеләр һәм этләр өчен бергәләп азык җыюда узды.
Урыссуның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия буенча киңәшчесе йортсыз хайваннар өчен азык җыю буенча «Кече туганнарыбыз өчен» акциясен оештырды.
Акцияне уздыру вакытында этләр һәм мәчеләр өчен күп күләмдә азык җыелган. Азыкның бер өлеше "Урыссу хайваннарына ярдәм" төркеме волонтерларына тапшырылды. Икенче өлешен Октябрьский шәһәренә, этләрне вакытлыча тоту приютына илттеләр.