Урыссуның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен көнкүрештә газны куркынычсыз куллану турында лекция-әңгәмә үткәрелде.
ТИН буенча ачык дәрес кысаларында Ютазы район эксплуатация-газ хезмәте начальнигы урынбасары Александр Ежов табигый газны һәм йорт эчендәге газ приборларын куркынычсыз куллану буенча 8 сыйныф укучылары белән профилактик — аңлату очрашуы үткәрде.
- Газ белән тәэмин итү куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, газ приборларын 12 яшьтән өлкәнрәк балалар үзләре кертергә хокуклы, - дип билгеләп үтте Александр Валерьевич.
Балалар еш кына көннең күпчелек вакытын олылар күзәтүеннән башка ялгыз кала. Газ приборларын мөстәкыйль куллану вакытында бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен газ хезмәте хезмәткәрләре ел саен мәктәп укучылары белән шундый профилактик эш алып баралар.