Урыссу гимназиясенең 8А сыйныф укучылары «Электросоединитель» АҖдә экскурсиядә булдылар

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Балалар экскурсия вакытында электр, бүлү һәм көйләү аппаратурасы җитештерүче цехта булдылар.

Мәктәп укучылары өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, шуннан соң алар предприятие музеенда булдылар, анда завод үсеше тарихы һәм җитештерелгән продукция ассортименты белән таныштылар.

Ашханәдә балаларга чәй эчү оештырылды. Көч туплап, сыйныф укучылары озата баручы белгечләр белән турыдан-туры эш кайнап торган цехка юл тотты. Балалар станокларда детальләр ясау процессын, төрле җиһазларны үз күзләре белән күрделәр һәм предприятие эшчеләре белән таныштылар.

Шунысы куанычлы, җәйге каникуллар вакытында балаларның вакытлыча предприятиедә эшкә урнашу һәм кайнап торган эш процессына чуму мөмкинлеге бар.

Экскурсия ахырында балалар оештырылган экскурсия һәм җылы кабул итүләре өчен «Электросоединитель» АҖ предприятиесе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International