Файдалы ял һәм аралашу даирәсен киңәйтү кысаларында безнең поселокның актив пенсионерлары өчен яңартылган мәктәп һәм яңа спорт залы буенча гадәти булмаган экскурсия узды.
Экскурсантларга җиһазландырылган бүлмәләр, актлар залы, ашханә, китапханә, спорт залы күрсәтелде.
Делегатлар арасында безнең мәктәпне тәмамлаучылар да бар иде, алар мондый ремонтка, бизәлгән интерьерга, “Ирбис” МСК һәм “Факел” яшьармия отряды бүләкләренә сокландылар һәм шатландылар.
Кунаклар укыту, балалар хәрәкәте, туклануны оештыру, нәтиҗәлелек буенча сораулар бирделәр.
Экскурсия ахырында, саубуллашу алдыннан Нина Гыйльметдинова мәктәп турында шигырь укыды.