ТР Ютазы муниципаль районы яшьләр бүлеге һәм ветераннар Советы тарафыннан «Буыннар элемтәсе» волейбол турниры оештырылды.
Ярышларда спорт һәм физкультура ветераннарыннан торган Юта (ир-егетләр), Факел (хатын-кызлар), Ветер-Уруссу (ир-егетләр) волейбол командалары һәм “Уруссинка” яшь кызлар командасы (тренеры Г.Г. Гариев) катнашты.
Көтелмәгән мизгелләр белән тулы тырыш һәм киеренке уеннардан соң, урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урынны "Ветер-Уруссу" командасы алды;
2 урынга Уруссинка кызлар командасы лаек булды;
3 урынга «Факел» командасы чыкты.
Районның физкультура өлкәннәреннән торган «Юта» командасы дүртенче урынны алды.
Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чара ахырында барлык катнашучыларны татлы тортлы өстәл көтә иде, анда алар уен тәэсирләре белән уртаклаша алдылар.