2009-2016 елларда туган спортчылар арасында йөзү буенча «спинист көне» һәм «көзге спринт» ачык беренчелеге 7 октябрьдә Әлмәттә узды.
Спорт ярышларында республиканың шәһәр һәм районнарыннан өч йөздән артык спортчы катнашты.
Йөзү буенча тренер Зарина Мифтахова җитәкчелегендәге «Олимп» урта мәктәбе йөзүчеләре әлеге ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте.
2009 елда туган үсмерләр арасында 100 метрлы дистанциядә 1.04,67 нәтиҗәсе белән Арман Якупов 1 урынны яулады һәм 1 спорт разрядын үтәде. Динар Нигъмәтуллин 100 метрлы дистанциядә үз нәтиҗәсен шактый яхшыртты һәм 3 нче спорт разрядын үтәде.
- Безнең башлап ярышучы спортчылар үз узышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, алда әйтелгән вакытны яхшырттылар да әле. Егетләр, афәрин, сезгә! Сезгә җиңел су һәм тиз секундлар телим. Мин сезнең белән бик горурланам, — дип эмоцияләре белән уртаклашты Зарина Мифтахова.